Илебез буенча октябрь ае башында өлкәннәр ункөнлеге уздырыла. Ун көнлек декада кысаларында төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Районыбыз ветераннары һәрвакыт хәрәкәттә һәм игътибар үзәгендә. Шул уңайдан кичэ бездэ кунакта Район ветераннар советы рәисе Низамов Илгиз Хафизович булды! Ул безгә өлкәннәребезгә нинди чаралар каралганын әйтеп үтте!Шулай ук Район ветераннар советы рәесе буларак «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубы эшчәнлегенә тукталып китте. Тапшыруыбыз азагында яшьләребез өлкәннәргә карата һәрвакыт ихтирамлы, мәрхәмәтле, тәмле телле булуын да искәртеп үтте Илгиз Хафизович.