2018 елның 4 октябрендә “Мөслим район үзәк хастаханәсенең” актлар залында ВИЧ йогышы буенча ведомствоара комиссия узды, анда Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары А. М. Әхмәтҗанов, Әлмәт СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы вәкилләре, РОНО, МВД, ЗАГС вәкилләре, “Мөслим район үзәк хастаханәсенең” табиблары катнаштылар. Мөслим районында ВИЧ инфекцияләр буенча профилактик эшкә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышынды.