Яңа Карамалы авыл клубында өлкәннәр көне

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр көне - ул безгә чиксез кадерле кешеләр - безнең әниләребез, әтиләребез, әби-бабайларыбыз көне. Бу - кеше зирәклеге, күңел юмартлыгы, олы тормыш юлы үткән кешеләр өчен бирелгән сыйфатлар көне. Яңа Карамалы авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган "Ә йөрәкләр һаман да яшь" дип исемләнгән тантаналы бәйрәм узды. Мөслим район мәдәният йортының иҗат коллективы концерт программасы белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International