Мөслим районының демографик хәле

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Традиция буларак, айлык һәм өченче квартал нәтиҗәләре ясар вакыт  җитте. Сентябрь аенда җирлегебездә 11 бала туган. Шуларның бары тик 1се – малай, 11е – кыз бала. Ел башыннан бу сан 125не тәшкил итә: 54 малай һәм 71 кыз бала. Узган ел белән чагыштырганда 3 балага күбрәк туган. Бу айда – 23 кеше, ел башыннан 249 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Көзнең беренче аенда 12 пар балдаклар алышкан, 4 гаилә таркалган. Ел башыннан 97 пар гаилә корды, ә 44 пар өчен гаилә учагы сүнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International