"Нәни экскурсоводлар "проекты кысаларында "Миләшкәй" балалар бакчасының төркем тәрбиячеләре балалар белән"Кояшлы Ык"ка кызыклы һәм эчтәлекле экскурсия оештырдылар.
Бала дөньяны кагылулар аша өйрәнә. Акыл белән зирәклек кечкенә вакытта бармак очларында тупланган. “Ләйсән” балалар бакчасының тәрбиячеләре эшчәнлек барышында традицион булмаган алымнар кулланалар.
Үзәк китапханәдә укучыларга экскурсия оештырылды, балалар өчен яңа китаплар, “Оста куллар” түгәрәгендә ясалган кул эшләре белән таныштырдылар, китапханәдән китап алу, “Укучының мәдәни көндәлеге” конкурсында катнашу тәртибе аңлатылды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернатында “Игелеклелек” айлыгы кысаларында “Тормыш-мизгел”, “ Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” темаларына сыйныф сәгатләре һәм тормыш дәресләре узды.
13.10.18 көнне Күбәк урта мәктәбендә мәктәп спорт лигасы кысаларында 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында волейбол ярышларында катнашкан укучылар белән «Sms- дети» - «БЭМС» отряды укучылары “Сәламәт йөгерү” акциясе уздырдылар.
13.10.18 көнне Күбәк урта мәктәбе базасында мәктәп спорт лигасы кысаларында 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында зона волейбол ярышлары үтте.
МББУ “Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә информатика укытучысы Суфиахметов И.В. укучыларның хокук белеме дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, “Шәхси мәгълүматны саклау буенча виртуаль дәрес” үткәрде.
13 нче октябрь көнне Иске Кармалы авыл мәдәният йортында КВНның 1нче зона туры узды. Беренче ярымфиналда Баек авыл җирлегеннэн "Чәкчәкләр", Исәнсеф авыл җирлеге "Шундыйлар", Урәзмәт авыл җирлеге "Колхоз интертеймент" , Октябрь авыл җирлеге "Кызлар - йолдызлар", Иске Карамалы авыл җирлеге "Әшәке малайлар" командалары көч сынашты. Командалар конкурска яхшы әзерлек белән килгән иделәр. Ләкин финалга ике команда гына чыкты: "Шундыйлар" һәм "Кызлар - йолдызлар". Урыннар яулаган командалар район мәдәният йортында узачак финал ярышларында катнашачак
Тугаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ветеран укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре Укытучылар көне белән котладылар. Чәчәкләр, зур булмаган истәлекле бүләкләр тапшырдылар, ә укучылар үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр.
14 октябрь көнне, Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан, Тугаш авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә " Шигърияттә бер көн!" исемле әдәби кичә үткәрделәр.