Баланны авыл китапханәчесе мәктәп белән берлектә авылыбыз өлкәннәре өчен кечкенә бәйрәм ясадык. Тәмле күчтәнәчләр белән сыйланып,районнан килгән үзешчәннәребезнең концертларын карап рәхәтләнеп ял иттек.
Рус Шуган авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә 4нче сыйныфы укучылары өчен "Сергей Есенин - больше чем поэт" дип исемләнгән тематик дәрес үткәрделәр.
12 нче октябрь көнне Казанда "Идел йорт" фестивале кысаларында район мәдәният йорты халык театры Ф. Бурнашның "Яшь йөрәкләр" спектаклен сәхнәләштерде.
12 нче октябрь көнне Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә «Есенин больше, чем поэт» дигән сыйныф сәгате үткәрделәр. Аларга аның биографиясе турында сөйләделәр, слайдлар күрсәттеләр, балалар Есенин шигырьләрен укыдылар.
Һөнәри юнәлеш бирү буенча белемнәрне пропагандалау, укучылар арасында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, һөнәри юнәлеш бирү һәм «Минем сайлау» муниципаль программасын үтәү буенча барлык кызыксынучы хезмәтләр белән үзара бәйләнеш һәм хезмәттәшлек системасын булдыру максаты белән Г. Тукай исемендәге мәктәпнең 9 сыйныф укучылары Мөслим үзәк хастәханәсендә булдылар. Табиб, шәфкать туташлары, фельдшер һөнәре төшенчәләре белән таныштылар, үзәк район хастаханәсе буйлап экскурсия үткәрделәр.
11 октябрьдә "Мөслим үзәк шифаханә хезмәткәрләре" "Кояшлы Ык" яр буе территориясен чистарту өмәсендә актив катнаштылар.
11 октябрь көнне Мөслим районы китапханәсендә ветераннар белән очрашу узды.
Сабада уку
Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне
Югары Табын авылы китапханәчесе укучылар өчен тәрбия дәресе үткәрде. Балалар Лев Толстойның "Кошчык" хикәясе белән таныштылар. Кошларның ирек яратуларын аңладылар. Яңадан сәнгатьле уку ярышы оештырылды.