Тугаш авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Табын гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен «Государственные символы. Я - гражданин Российской Федерации» темасына парламент дәресе үткәрделәр.
Балалар бакчасында робототехника
З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында татар хатын-кызларының баш киеме "калфак" тегу һәм чигү буенча яңа балалар түгәрәге үз эшчәнлеген башлап җибәрде.
Мөслим гимназиясендә "Рушат дәресләре" дигән яңа проект башланып китте. Районыбызның почетлы гражданины Солтанов Р.Җ. атнага бер укучылар өчен гимназиядә класс сәгатьләре үткәрә.
Мөслим гимназиясе кызлар волейбол командасы район ярышларында өченче урын яулады. Котлыйбыз!
18 нче октябрь көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр
14 октябрь көнне Елгабаш авыл клубында КВН зона туры булып узды. Конкурста Симәк һәм Вәрәшбаш авыл җирлекләреннән командалар катнашты. Әлеге зонада I урынны - Вәрәшбаш авыл җирлегеннән "Кәҗәкәйләр", II урынны - Симәк авыл җирлегеннән "Шаяннар" командасы алды. I урынны алган команда КВН конкурсының финал турында катнашачак.
Иске Вәрәш авылы китапханәчесе 2 сыйныф укучылары белән дөньякүләм хайваннар көненә багышланган информация сәгате үткәрде. Укучыларга хайваннар турында мәгълүмат бирелде,хайваннарга багышланган китаплар белән таныштырылды.
Ләйсән” балалар бакчасы Г.Тукай мәктәбе белән тыгыз элемтәдә эшләүне дәвам итә. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Икмәк- зур байлык” исемле әңгәмәдә катнашып, видео карадылар.
Ташлыяр авыл китапханәчесе Татарстаннын атказанган артисты Рөстэм Гильфанов белән очрашу кичәсе үткәрде.