Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернатында “Игелеклелек” айлыгы кысаларында “Тормыш-мизгел”, “ Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” темаларына сыйныф сәгатләре һәм тормыш дәресләре узды. Укучыларның гаиләләре белән эзерләнгән “Минем бабам” һәм “Минем яраткан әбием” темалары астында фоторәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр җитәкчелегендә балалар котлау открыткалары ясадылар, “Игелек почтасы” аларны БВС, тыл һәм хезмәт ветераннарына җибәрде. Укучылар үзләре ясаган бүләкләрне шулай ук Түбән Табын авылында яшәүче укытучы пенсионерларга котлауларга төреп таратты.