ШТМ старт алды!

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

13 нче октябрь көнне Иске Кармалы авыл мәдәният йортында КВНның 1нче  зона туры узды. Беренче ярымфиналда Баек авыл җирлегеннэн "Чәкчәкләр", Исәнсеф авыл җирлеге "Шундыйлар", Урәзмәт авыл җирлеге "Колхоз интертеймент" , Октябрь авыл җирлеге "Кызлар - йолдызлар", Иске Карамалы авыл җирлеге "Әшәке малайлар" командалары көч сынашты. Командалар конкурска яхшы әзерлек белән килгән иделәр. Ләкин финалга ике команда гына чыкты: "Шундыйлар" һәм "Кызлар - йолдызлар". Урыннар яулаган командалар район мәдәният йортында узачак финал ярышларында катнашачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International