16 октябрь көнне Елгабаш авыл клубында картиналар һәм шамаилләр чигү буенча мастер-класс булып узды.
Мөслим лицеенда “Парламент, җәмгыят һәм мин” темасына парламент дәресе узды. Укучылар алдында тарих белеме укытучысы Гильфанов А.А. чыгыш ясады. Законнар ничек туа? Ничек гамәлгә керә? Менә шундый сорауларга җавапны үз эченә алган чыгышны балалар, яшүсмерләр зур игътибар, кызыксыну белән тыңладылар. Парламент дәресенә чакырылган Иске Вәрәш авылы депутаты Муратова Р.М.укучылар белән кызыклы әңгәмә үткәрде.
Күптән түгел безнең тәрбиягә бала алган гаиләдә тәрбияләнгән Бахтиярова Анастасия әни булу бәхетенә иреште. Шулай ук әле яңа гына Настябыз фатирлы да булды. Матур, иркен ,бөтен уңайлыклары да булган фатир Түбән Камада урнашкан.
"Йолдызга 10 сорау" проекты кысаларында үзәк китапханәдә татар эстрадасының танылган төркеме "Казан егетләре" белән очрашу үтте. Кичәдә районның актив яшьләре һәм өлкәннәре катнашты. Кичке концертка 2 билет та уйнатылды.
Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә "Көз төсләре" исемле конкурслы-уен программасы үткәрделәр.
Рус Шуган авыл мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.
Үзәк китапханә һәм "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү булеге хезмәткәрләре Г. Тукай исемендәге урта мәктәбенең 5-6нчы сыйныф укучылары өчен комсомолның 100 еллыгы уңаеннан "Комсомол - моя судьба" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Укучыларга видеоязма, презентация, документлар, пионерия атрибутлары һәм символикасы күрсәтелде.
Рус Шуган авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә "Все краски осени" дип исемләнгән көзге бал үткәрделәр.
Иске Вәрәш авылы китапханәчесе хәтер көне уңаеннан Ватаныбыз бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булганнар истәлегенә багышлап, әңгәмә үткәрде.
Эш планы нигезендә, республиканың балалар мәгариф оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләре буенча системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау максатыннан, "Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру» темасы буенча 2018 елның 18 октябрендә 9.00 - 17.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында "Кайнар линия” оештырылачак, телефоннар - 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.