ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яңа Усы авылы китапханәчесе Бөтендөнья шигърият көненә багышланган “Шигърият бакчасында“ исемле әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче иң элек язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗатыннан шигырь турында өзекләр укып үтте һәм нәтиҗә ясады. Соңыннан укучылар өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, ахырда күңелләренә хуш килгән шигырь китапларын укырга алдылар.

 

“Мөслим туган як музее”нда комсомолның 100 еллыгына багышланган “ Комсомол-безнең матур эшләребез, яшьлегебез” дип исемләнгән кичә үтте.

Тугаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты һәм Тугаш авыл депутаты Махубрахманова белән берлектә «Государственные символы. Я - гражданин Российской Федерации» дип исемләнгән парламент дәресе үтте.                                                                                                                                                        

Татарстанда укучылар арасында «IT-чемпион» бәйгесе башланды. Бәйгенең яшь катнашучыларының төп бурычы – ата-аналарны һәм өлкән  яшьтәгеләрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон сервисларны даими  куллануга күнектерү һәм шуның белән мөмкин кадәр күбрәк баллар җыю. Бәйге укучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер кулланудагы грамоталылыгын арттыру максатыннан  ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә.

Вәрәшбаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә "Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында, тыл ветераны Багауова Фатиха апаларга барып Казан утлары һәм Мәйдан журналлары белән таныштырды.

Тугаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә, Бөтендонья шигърият көне уңаеннан, "Шигърияттә бер көн!" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

16 нчы октябрь көнне Салауз Мухан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре агач утырту өмәсендә катнаштылар.

"Күбәләк" балалар бакчасында тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан ачык эшчәнлекләр оештырыла.

16 октябрь көнне Елгабаш авыл клубында картиналар һәм шамаилләр чигү буенча мастер-класс булып узды.

Мөслим лицеенда “Парламент, җәмгыят һәм мин” темасына парламент дәресе узды. Укучылар алдында тарих белеме укытучысы Гильфанов А.А. чыгыш ясады. Законнар ничек туа? Ничек гамәлгә керә? Менә шундый сорауларга җавапны үз эченә алган чыгышны балалар, яшүсмерләр зур игътибар, кызыксыну белән тыңладылар. Парламент дәресенә чакырылган Иске Вәрәш авылы депутаты Муратова Р.М.укучылар белән кызыклы әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International