Октябрь аенда гаиләләребездә тәрбияләнүче ике бала бәлигълык чорына керде. Алар бугенге көндә икесе дә Сарман аграр көллиятендә белем ала.
14 яше тулган балаларның документларын махсуслаштырылган торак фондыннан торак алуга чиратка куяр өчен туплау дәвам итә.
Күптән түгел безнең тәрбиягә бала алган гаиләдә тәрбияләнгән Бахтиярова Анастасия әни булу бәхетенә иреште. Шулай ук әле яңа гына Настябыз фатирлы да булды. Матур, иркен ,бөтен уңайлыклары да булган фатир Түбән Камада урнашкан.