Мөслим лицеенда “Парламент, җәмгыят һәм мин” темасына парламент дәресе узды. Укучылар алдында тарих белеме укытучысы Гильфанов А.А. чыгыш ясады. Законнар ничек туа? Ничек гамәлгә керә? Менә шундый сорауларга җавапны үз эченә алган чыгышны балалар, яшүсмерләр зур игътибар, кызыксыну белән тыңладылар. Парламент дәресенә чакырылган Иске Вәрәш авылы депутаты Муратова Р.М.укучылар белән кызыклы әңгәмә үткәрде.