Комсомол 100 еллыгына багышланган чара

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

17 нче октябрь көнне “Мөслим туган як музее”нда комсомолның 100 еллыгына багышланган “ Комсомол-безнең матур эшләребез, яшьлегебез” дип исемләнгән кичә үтте. Чарада яшьлекләре комсомол да үткән Хәбибуллина Роза Шакир кызы һәм Кирамова Фәридә Хәмит кызы катнашты. Роза Шакировна комсомол турында сөйләде, яшь буынга үзенең киңәшләрен бирде. Фәридә Хәмит кызы комсомол төзелеше, комсомолларның хөкүмәтнең икътисадына һәм илне яклауга керткән өлеше турында сөйләде. Кичә ахырында Роза Шакировна “Остров детства”китабын һәм музей белән берлектә нәшер ителгән “Алтын балык ” дип исемләнгән китапчыгын балаларга бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International