Яңа Усы авылы китапханәчесе Бөтендөнья шигърият көненә багышланган “Шигърият бакчасында“ исемле әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче иң элек язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗатыннан шигырь турында өзекләр укып үтте һәм нәтиҗә ясады. Соңыннан укучылар өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, ахырда күңелләренә хуш килгән шигырь китапларын укырга алдылар.