ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Баек авыл китапханәсендә"Комсомол ул- яшьлек" дип исемләнгән тематик кичә үтте. Бу чарага кунак итеп эллекеге комсомол -  Никитина Фәния апа чакырылган иде. Үзенең күп еллар комсорг булып эшләве турында истәлекләре белән уртаклашты, ул вакытта комсомолның яшьләрне тәрбияләүдә бик зур роль уйнавы турында сөйләде. Китапханәче комсомолның тарихы белән таныштырды, комсомолга багышланган китап, журналлар белән таныштырды.

“Ләйсән” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары математика эшчәнлегендә тугыз санын өйрәнделәр. Бердән алып тугызга кадәр үсә һәм кими бару тәртибен дә кабатладылар.

Баек авыл китапханәчесе язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нурихан Фәттахка 90ел тулуга карата китапларына әңгәмә һәм күзәтү үткәрде. Китапларыннан "Әсәрләре халык күңелендә" дип исемләнгән китап күргәмәсе ясалды, тормыш юлы, иҗаты белэн таныштылар.

27 нче октябрь көнне Мөслим урта гомуми белем бирү базасында районның төрле оешмаларында хезмәт куючы, шулай ук лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары, барлыгы   26 кеше, Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән “Татарча диктант” язу акциясендә катнашты.

Мәллә Тамак авыл китапханәчесе язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нурихан Фәттахның тууына 90 ел уңаеннан, язучының китапларына күзәтү ясалды. "Итил суы ака торур", "Аклан" романнары турында сөйләшү булды.


27
октябрь, 2018 ел
шимбә

   Үзәк китапханәдә Мөслим гимназиясенең 4нче сыйныф укучылары өчен экскурсия, "Его Величество Электричество!" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Чарада "Лампочки" һәм "Провода" командалары көч сынашты. Соңыннан балалар өчен кызыклы видеоязма (мультфильм) күрсәтелде. 


26
октябрь, 2018 ел
җомга

Мөслим районы «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе " бөтенроссәй иҗтимагый оешмасының Мөслим җирле бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясе булып узды. Анда Мөслим районы предприятие һәм оешмаларының яшь белгечләре,шул исәптән «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре - " Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» әгъзалары катнашты. 

25 октябрь көнне Мизгел яшьләр үзәгендә көзге бал кичәсе үтте. Чарада Лицей мәктәбендә укыган 5, 6, 7 класс укучылары катнашты... 

Юл хәрәкәте иминлеге буенча Комиссия утырышы узды

26 октябрь көнне мизгел яшьләр үзәге белгечләре Тукай мәтәбендә “Бөтендөнья татарча диктант-2018" акциясендә катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International