Баек авыл китапханәсендә"Комсомол ул- яшьлек" дип исемләнгән тематик кичә үтте. Бу чарага кунак итеп эллекеге комсомол - Никитина Фәния апа чакырылган иде. Үзенең күп еллар комсорг булып эшләве турында истәлекләре белән уртаклашты, ул вакытта комсомолның яшьләрне тәрбияләүдә бик зур роль уйнавы турында сөйләде. Китапханәче комсомолның тарихы белән таныштырды, комсомолга багышланган китап, журналлар белән таныштырды.