27 нче октябрь көнне Мөслим урта гомуми белем бирү базасында районның төрле оешмаларында хезмәт куючы, шулай ук лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары, барлыгы 26 кеше, Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән “Татарча диктант” язу акциясендә катнашты. Мәгариф оешмаларыннан Мөслим үзәгендәге 5 балалар бакчасыннан 2 мөдир, 3 тәрбияче, сәнгать мәктәбеннән 1 укытучы, һөнәр көллиятеннән 5 укучы һәм 1 укытучы катнаштылар. Акциянең максаты: татарча хатасыз язу, халыкка татар телен пропагандалау, киң җәмәгатьчелеккә таныту.