ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

   Үзәк китапханә хезмәткәре аграр көллият укучыларын сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиевнең тормыш юлына багышланган китаплар, газета-журналлар битләрендә басылып чыккан мәгълүматлар белән таныштырды.

Район мәдәният йортында балалар бию түгәрәге актив эшләп килә.

2018 елның 29 октябрендә Мөслим районы мәдәният йортында Комсомолның 100 еллыгына багышланган концерт булып узды, анда «Мөслим үзәк шифаханәсе хезмәткәрләре» актив катнаштылар, шул исәптән кан басымын үлчәделәр, гриппка каршы вакцинация ясадылар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар.

Район мәдәният йортында Комсомолның тууына 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәр атнаны бассейнга йөреп,йөзәргә өйрәнәләр,сәламәтлекләрен ныгыталар. Барлык балаларга да бассейнда йөзү киңәш ителә. Балалар өчен зур файда булачак. Даими күнегүләр ярдәмендә бала нык һәм көчле үсәчәк. Су-чыныктыручы нәтиҗәләргә ия, шуңа күрә бала чирләмәячәк диярлек. Йөзү аркасында барлык психик процесслар нормага киләчәк.


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

26-28 нче октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә якшәмбе һәм этномәдәни компонентлы  белем бирү мәктәпләре катнашында республикакүләм слет уздырылды.

27 нче октябрь көнне Алабуга институтының технология һәм экономика факультеты гомуми белем бирү мәктәпләрендә, лицей һәм гимназияләрдә укучы балалар арасында технология фәненнән “Созидательный труд школьников” дигән X төбәкара конкурс уздырды.

Баланлы авыл мәдәният йортында  авыл яшьләре өчен "Көзге күңелле кичләр" исемле бәйрәм булып узды.

Үрәзмәт авылы китапханәчесе, язучы Нурихан Фәттахның тууына 90 ел тулу уңаеннан, китап күргәзмәсе оештырды.

Бүген"Миләшкәй" балалар бакчасында "Кошлар көне" узды. Тәрбиячеләр балаларның кошлар, аларның яшәү урыннары турындагы белемнәрен (видеопризентация, картиналар аша) ныгыттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International