ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2018 ел
җомга

26 октябрь көнне мизгел яшьләр үзәге белгечләре Тукай мәтәбендә “Бөтендөнья татарча диктант-2018" акциясендә катнаштылар. 

Хәрби патриотик тәрбия, армия сафларында хезмәт итүнең данын күтәрү йөзеннән бүген  Мөслимнең “Мизгел” яшьләр үзәгендә  “Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне-2018” узды...

   Үзәк китапханә хезмәткәрләре  Мөслим гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен репрессия корбаннарын  искә алу көне уңаеннан «30 октября – День памяти жертв политической репрессии»  дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрде.

24 нче октябрь көнне,  Яңа Карамалы авылы клубында "Кабак бәйрәме"уткән.  Кичәдә "Иң зур кабак үстерүче", " Кабактан үзенчәлекле композицияләр", "Иң тәмле кабак ризыклары" конкурслары белән бергә кызыклы уеннар уйналды, тизәйткечләр, табышмаклар әйтелде, кабак турында кызыклы мәгълуматлар бирелде. Төрле сортлы кабак күргәзмәсе дә оештырылды.

 

25нче октябрь көнне "Яшел Мөслим" акциясе кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасы коллективы Мөслим гимназиясе укучылары белән бердәмлектә, балалар бакчасы тирәли, юкә,каен агачлары утыртылды.

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәрендә "Көзге бал" бәйрәме булып узды. Бәйрәм мизгелләре көз темасына җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп барды.Бәйрәмебез балаларга һәм әти-әниләргә бик ошады.

Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк тә матур икән!

Баланлы авыл мәдәният йортында өлкәннәр өчен уен программасы, конкурслар, биюләр белән «Исәнме алтын көз» дип исемләнгән Көзге бал бәйрәме булып узды.

Баланлы авыл мәдәният йортында Гилаев Илнурны Россия Армиясе сафларына озату уңаеннан чара үткәрелде.

24 октябрь көнне Сикия авыл клубында балалар өчен төрле күңел ачу уеннары үткәрелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Сарман муниципаль районы башкарма комитеты  24-25 октябрьдә «Татарстан халыклары матди булмаган мәдәни мирасы: ачыклау, саклау һәм актуальләштерү мәсьәләләре» темасына республиканың Актаныш,Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Ютазы районнары мәдәният һәм ял итү оешмалары хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International