Район мәдәният йортында ШТМ уеннары финалы булып узды. Биредә сайлап алу турларында җиңү яулаган: "Шундыйлар" Исәнсеф, "Кырмыскалар" Метрәй, "Кәҗәкәйләр" Вәрәшбаш, "Тапкыр татар" Тойгелде, "Яңа мыек" Яңа Усы , "Кызлар-йолдызлар" Октябрь авыл җирлекләре командалары көч сынашты. Программада сәламләү, музыкаль конкурс, юмористик номерлар, пародияләр булды. Киеренке көрәштән соң "Кырмыскалар" командасы - I, "Яңа мыек" командасы - II, "Шундыйлар" командасы III урын алды.
4 ноябрь көнне Краснояр авыл клубында Халыкара бердәмлек көне уңаеннан яшьләр арасында өстәл уеннары булып узды.
6 ноябрь көнне Тугаш авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан "Мин яратам сине, Татарстан!" исемле тематик кичә булып узды.
Краснояр авыл клубында Татарстан Конституциясе көненә багышланган "Имин булсын, Татарстаныбыз!" дип исемләнгән кичә булып узды.
Рус Шуган авыл мәдәният йортында яшьләр өчен "Алкоголь - явызлык" дигән тематик дискотека булып узды.
Светофор объектын урнаштыру
Мөслим районында Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында волейбол ярышлары узды
Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, ТР Конституциясе көне уңаеннан “Самый важный документ государства»” дигән парламент сәгате үткәрделәр.Укучыларны Конституция, закон, гражданин төшенчәләре белән таныштырдылар, мәгънәләрен ачыкладылар. Кешеләрнең хокуклары, бурычлары белән таныштырдылар. Дәүләт символларын искә төшерделәр.
3 нче дәрәҗә диплом
Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, “Бердәм һәм тату булыйк!” дигән танып-белү сәгате уздырдылар. Иң элек татулык көне дүрт гасырга якын элек булган тарихи вакыйгаларны искә ала торган һәм халыклар дуслыгы турындагы көн икәнен сөйләделәр. Соңыннан презентация күрсәттеләр, укучыларның фикерләрен тыңладылар.