Ярышлар 4 ноябрь көнне Мөслим авылының универсаль спорт залында үтте.Турнирда Мөслим,Сарман һәм Азнакай районнарыннан 7 команда катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре:
1 урын-Сарман районы;
2 урын-Азнакай районы Чалпы авылы;
3 урын-Мөслим районы "Илтранс" командасы.
Матчның иң яхшы уенчысы булып Гыйләҗев Марсель (Азнакай районы Чалпы авылы) танылды.
Иң яхшы һөҗүмче-Миңнуллин Раил (Сарман).
Иң яхшы элемтәче - Шәймөхәммәтов Динар (Мөслим, "Илтранс").
Иң яхшы сакчы - Искәндәр Бакиров(Мөслим, " Яшьлек "ССК). Җиңүчеләр һәм призерлар "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексының грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.