ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Крәш Шуран авылы китапханәчесе, Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Туган ягым гөлләр иле" дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үтте. Укучылар шагыйрьләребезнең туган якка багышланган шигырьләрен укыдылар, ә китапханәче якташ шагыйрәбез Л.Садриеваның берничә шигыре белән таныштырды.

Тугаш авылы китапханәчесе Татарстан Республикасының конституция көненә багышлап «Мин яратам сине, Татарстан!» дип исемләнгән тематик кичә үткәрде.

Олы Чакмак авыл китапханәчесе, Бердәмлек көне уңаеннан, 1нче сыйныф укучылары белән рәсем бәйгесе үткәрде.

Район мәдәният йорты фольклор ансамбле җитәкчесе Абдуллин Фәнис Гыйлем улы Казан шәһәре Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры мәйданчыгында узган "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең Гала-концертында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Югары Табын авылы китапханәчесе китап укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Китап укучыларда Лира Ибраһимова, Рәфкать Шаһиев, Зөлфәт, Фәрит Имамов китаплары кызыксыну уятты.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Югары Табын авылы китапханәчесе ТР Конституциясе көненә багышланган түгәрәк өстәл үткәрде. Укучылар үзләренең хокукларын һәм бурычларын искә төшерделәр. Соңыннан сәхнәдә бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар.

Югары Табын авылы китапханәчесе шагыйрә Салисә Гәрәева иҗатына багышланган әдәби караоке үткәрде. Шагыйрәнең иҗаты һәм тормыш юлы белән танышканнан соң, китап укучылар сәнгатьле уку ярышында катнаштылар. Яңгыраган көйгә туры килгән шигырьләрне алар үзләре сайлап алдылар.

7 нче класс укучысы Ахмедова Рушана "Без - сәләтле буын" исемле региональ фәнни - практик конференцияда 2 нче урын яулады.


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Район мәдәният йортында ШТМ уеннары финалы булып узды. Биредә сайлап алу турларында җиңү яулаган: "Шундыйлар" Исәнсеф, "Кырмыскалар" Метрәй, "Кәҗәкәйләр" Вәрәшбаш, "Тапкыр татар" Тойгелде, "Яңа мыек" Яңа Усы , "Кызлар-йолдызлар" Октябрь авыл җирлекләре командалары көч сынашты. Программада сәламләү, музыкаль конкурс, юмористик номерлар, пародияләр булды. Киеренке көрәштән соң "Кырмыскалар" командасы - I, "Яңа мыек" командасы - II, "Шундыйлар" командасы III урын алды.

4 ноябрь көнне Краснояр авыл клубында Халыкара бердәмлек көне уңаеннан яшьләр арасында өстәл уеннары булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International