Район мәдәният йортында ШТМ уеннары финалы булып узды. Биредә сайлап алу турларында җиңү яулаган: "Шундыйлар" Исәнсеф, "Кырмыскалар" Метрәй, "Кәҗәкәйләр" Вәрәшбаш, "Тапкыр татар" Тойгелде, "Яңа мыек" Яңа Усы , "Кызлар-йолдызлар" Октябрь авыл җирлекләре командалары көч сынашты. Программада сәламләү, музыкаль конкурс, юмористик номерлар, пародияләр булды. Киеренке көрәштән соң "Кырмыскалар" командасы - I, "Яңа мыек" командасы - II, "Шундыйлар" командасы III урын алды.