Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, “Бердәм һәм тату булыйк!” дигән танып-белү сәгате уздырдылар. Иң элек татулык көне дүрт гасырга якын элек булган тарихи вакыйгаларны искә ала торган һәм халыклар дуслыгы турындагы көн икәнен сөйләделәр. Соңыннан презентация күрсәттеләр, укучыларның фикерләрен тыңладылар.