Метрәй авыл китапханәчесе, Бердәмлек һәм татулык көне уңаеннан, 5 - 9 нчы сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде.Укучыларга “Бердәмлек “ төшенчәсе турында аңлатылды.Ул - туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Бүгенге әңгәмәбез дә шушы бәйрәмгә багышланган. Чара соңында укучылар сорауларга җаваплар бирделәр.
Бүген Мөслим лицее базасында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының чираттагы утырышы узды. Утырыш барышында 2018-2019нчы уку елында фән олимпиадаларының муниципаль этабындагы үзгәрешләр, БДИ бирүгә әзерлек, “Ел укытучысы - 2019” конкурсының этаплары һәм таләпләре һ.б. сораулар каралды.
Мәктәп белән дәвамчанлык кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Мөслим гимназиясе базасында компьютер классында шөгыльләнәләр.
"Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячеләре "Иҗади шәхес" бәйгесендә актив катнаштылар. Музыка җитәкчесе Шәяхмәтова З.М. "Затлы чигеш" номинациясендә 1 дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Калган тәрбиячеләр сертификат алдылар.
Үзәк балалар китапханәсендә “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез кунакта булдылар. Китапханәче балаларны яңа китаплар белән таныштырды, экскурсия үткәрде, өстәл уеннары уйнатты.
Торыш авыл клубында балалар белән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.
Баланлы авыл мәдәният йортында балалар белән Октябрь революциясенә багышланган викторина булып узды.
8 ноябрь көнне Яңа Карамалы авыл клубында тәмәке куллануга каршы көрәш максатыннан, укучылар өчен "Тәмәке тартуның зыяны" темасына әңгәмә булып узды.
9 ноябрь көнне Рус Шуган авыл мәдәният йортында И.В.Тургенев иҗатына багышланган "Бөек шагыйрьгә 200 ел!" дип исемләнгән әңгәмә булып узды. Шулай ук балалар өчен китап күргәзмәсе оештырылды.
8 ноябрь көнне спорт чаралары Дирекциясе эшчеләре "Үзеңне сынап кара" дигән хәрби-спорт чарасы үткәрделәр