Крәш Шуран авылы китапханәчесе, Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Туган ягым гөлләр иле" дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үтте. Укучылар шагыйрьләребезнең туган якка багышланган шигырьләрен укыдылар, ә китапханәче якташ шагыйрәбез Л.Садриеваның берничә шигыре белән таныштырды.