9 ноябрь көнне "Тәмле тамак" дигән кулинар мастер-класс үтте.
Рус Шуган авылы китапханәчесе, рус язучысы И.С.Тургеневның тууына 200 ел уңаеннан, 4нчы сыйныф укучылары белән "Тургенев детям" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Метрәй авыл китапханәчесе, Татарстан Конституциясе көне уңаеннан, укучылар өчен “Татарстан Республикасы – минем Ватаным!” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. Укучылар Татарстан Конституциясе, аның әһәмияте һәм роле, кабул ителүе турында мәгълүмат алдылар,дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар, кроссворд чиштеләр.
Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе, башлангыч сыйныф укытучылары белән, шагыйгә Сәлисә Гәрәевага 80 яшь уңаеннан "Матурлык җырчысы" исемле әдәби- тематик иртә үткәрде. Чарада Сәлисә Гәрәеваның иҗат юлы белән таныштырылды, шигырьләре укылды.
Мөслим авылы “Кояшкай” балалар бакчасы базасында район балалар бакчалары мөдирләре киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә мәгариф идарәсе начальнигы Демидов Р.Т., мәгариф идарәсе методистлары Шәрифуллина Р.Р., Ибрагимов И.М. , Мөслим районы клиент хемәте оешмасы җитэкчесе Ганиева Ф.У. чыгыш ясадылар.
Яңа Карамалы авыл клубында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Смутные времена России" исемле чара булып узды.
Баланлы китапханәсендә "Баланкай" балалар бакчасы кунакта булдылар.Балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар,төрле кызыклы әкиятләр укылды.Балаларга бигрәк тә "Дүрт дус" әкияте ошады,эчтәлеге сөйләтелде.Үзләре белән дә бакчада укырга китаплар алдылар.
Баланлы авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән "Бердәмлек һәм татулык" көненә багышлап интерактив уен үткәрде,соңыннан балалар шул темага рәсем ясадылар.
Иске Карамалы авылы "Кояшкай" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Һава һәм аның үзлекләре" дигән темага бердәм белем бирү эшчәнлеге узды.
Баек авыл китапханәсендә "Мин – Россия гражданины” дип исемләнгән тематик сәгать үтте. Татарстанның дәүләт символлары турында сүз алып барылды. Тарихы, бурычлары, хокуклары белән таныштырылды. Балаларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар бирелде. Китап күргәзмәсе оештырылды.