Баланлы китапханәсендә "Баланкай" балалар бакчасы кунакта булдылар.Балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар,төрле кызыклы әкиятләр укылды.Балаларга бигрәк тә "Дүрт дус" әкияте ошады,эчтәлеге сөйләтелде.Үзләре белән дә бакчада укырга китаплар алдылар.