Метрәй авыл китапханәчесе, Татарстан Конституциясе көне уңаеннан, укучылар өчен “Татарстан Республикасы – минем Ватаным!” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. Укучылар Татарстан Конституциясе, аның әһәмияте һәм роле, кабул ителүе турында мәгълүмат алдылар,дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар, кроссворд чиштеләр.