"Тәмле тамак" кулинар мастер-классы

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Балалар өчен кулинария-иҗади яктан үсү өчен иң оригиналь һәм мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе.Мастер-класслар ярдәмендә балаларның талантының яңа кырлары ачыла. Шул уңайдан, 9 ноябрь көнне Байрханова Лениза һәм Шаймарданова Алия спорт чаралары Дирекциясе эшчеләре белән берлектә Мөслим Лицей мәктәбенең 3а класс укучылары өчен "Тәмле тамак" дигән эксперименталь кулинар мастер-класс үткәрде.

Мастер-класс алдыннан барлык катнашучыларга башлык һәм махсус балалар алъяпкычы бәйләнде.Аннары специалистлар капкейклар әзерләүнең төп серләре белән уртаклашты һәм инде һәр бала үзе теләгәнчә матур итеп капкейкларны бизи алды. "Тәмле тамак" мастер-классыннан балалар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International