Баланлы авылы китапханәчесе, Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның 90 яшьлек юбилей уңаеннан,мәктәп укучылары белән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Үрәзмәт авылы китапханәчесе, Гадел Кутуйның тууына 115 ел тулу уңаеннан, әңгәмә үткәрде. Авторның тормыш юлы һәм " Тапшырылмаган хатлар " әсәреннән өзекләр укып, фикер алышты.
Баек авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә, Әниләр көненә багышланган, "Ана - Бөек исем" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Бәйрәм концерт номерлары, төрле уеннар һәм чәй өстәле артында дәвам итте.
28 ноябрь көнне Крәш Шуран авыл мәдәният йортында Гүзәлия Тарханованың "Өч теләк" исемле балалар театры сәхнәләштерелде.
З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты "Ык буйлары" бию ансамбле коллективы Азнакай муниципаль районының "Район-шәһәр Мәдәният сарае"нда Әниләр көне уңаеннан булып узган бәйрәм чарасында катнашты.
27 ноябрь көнне Крәш Шуран авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Ягез әле, әниләр!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.
2018 елның 29 ноябренә
2018 елның 28 ноябрь 18 сәгатьтән 29 ноябрь 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән кар явачак.
Төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -13..- 17, аязган вакытта-22, көндез максималь һава температурасы -10 .º.-15 .º
Юлларда бозлавык.
Мөслим лицеенда Әниләр бәйрәме узды. Балалар чыгышлары укытучылар чыгышлары белән үрелеп барды. Күңелләрдә булган барлык җылылыкны балалар үз әниләренә, әбиләренә үзләренең чыгышлары аша, үз куллары белән ясаган бүләкләре аша җиткерергә тырыштылар. Укытучыларыбыз укучыларының әниләренә үзләренең теләкләрен, рәхмәтләрен җырлары , шигырьләре аша ирештерделәр.
Михайловка авыл китапханәчесе Әниләр көненә багышланган "Самый близкий родной человек" дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.
Михайловка авыл китапханәчесе, Н.Носовның туган көне уңаеннан, "Весёлая компания и Носов" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.