Баланлы авылы китапханәчесе, Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның 90 яшьлек юбилей уңаеннан,мәктәп укучылары белән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә шагыйрьнең биографиясе, аның иҗат юлы, тормышы турында сүз барды, презентация күрсәтелде. Укучылар, хәттә укытучылар да аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичәдә шулай ук аның җырлары тыңланды, укучылар үзләре дә "Кыңгыраулы мәктәп еллары","Бииләр итек,читекләр" җырларын бик яратып башкардылар.Шулай ук китап күргәзмәсе төзелде,кайбер әсәрләренә күзәтү ясалды.