Михайловка авыл китапханәчесе 1нче сыйныф укучылары өчен китапханәгә экскурсия үткәрде.
Театр айлыгы һәм балалар театр коллективларының район конкурсы кысаларында Баланлы авыл мәдәният йорты "Балкыш" балалар театр коллективы тамашачылар игътибарына Аманулланың "Мактанчык әтәч" пьесасы буенча спектакль тәкъдим итте.
Бәкәбез авыл клубында Әниләр көне уңаеннан "Кулларыңнан синең нур тама" исеме астында бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Бәйрәм котлаулар, кызыклы биремнәр белән чәй табыны артында үтте.
Мөслим гимназиясе укучылары өчен "Музей-тарихыбызның хәтер йорты " дип исемләнгән музей дәресе үткәрелде.
Рәсми рәвештә "Скандинавия йөрешен" ачу
Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе, "2018 ел - Л. Н. Толстой елы" кысаларында, "Л. Толстой. Искусство. Время." исемле китап күргәзмәсе оештырды. Кургәзмәдә китап укучылар төрле рәссамнарның бөек рус язучысын сүрәтләгән портретлары белән танышып, алар турында хәбәр ала алалар.
Мәллә Тамак авыл китапханәчесе, рус язучысы Н. Носовнын тууына 110 ел тулу уңаеннан, башлангыч сыйныф укучыларына "Взглянуть на мир глазами ребенка" исемле чара уткәрде.
Метрәй авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Яңа китап - гадел дус!" исемле әдәби иртә үткәрде.
Яңа Усы авылы китапханәчесе рус балалар язучысы Николай Носовның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Добрый друг детей” исемле әңгәмә үткәрде.
Баек авылы китапханәчесе "Чулпан" балалар бакчасы нәниләренә "Көзге байлык" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.