Мөслим лицеенда Әниләр бәйрәме узды. Балалар чыгышлары укытучылар чыгышлары белән үрелеп барды. Күңелләрдә булган барлык җылылыкны балалар үз әниләренә, әбиләренә үзләренең чыгышлары аша, үз куллары белән ясаган бүләкләре аша җиткерергә тырыштылар. Укытучыларыбыз укучыларының әниләренә үзләренең теләкләрен, рәхмәтләрен җырлары , шигырьләре аша ирештерделәр.