ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Как известно, на прошлой неделе отмечали Международный день матери. В честь этой даты в Муслюмовской детской школе искусств было организовано множество мероприятий.

Бүген  "Күбәләк" балалар бакчасы данын Мәрдәновлар гаиләсе " Гаиләгә - төп юл!"дип исемләнгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр гаилә командасы конкурсында яклады һәм мактаулы 3 урынны яулады. Аларга алга таба да уңышлар һәм тигез юллар телибез! Конкурс"Карлыгач" балалар бакчасы базасында үтте. Чара «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Сарман бүлеге һәм Мөслим районы мәгариф бүлеге тарафыннан үткәрелде.

25 ноябрь көнне Үрәзмәт авыл мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан "Әниемнең тәмле ашлары" дип исемләнгән он һәм кондитер әйберләре дегустациясе белән күргәзмә-презентация булып узды.

Олы Чакмак авылы китапханәчесе, Н.Носовның тууына 110 ел тулу уңаеннан, китап күргәзмәсе ясады.

   Үзәк китапханәдә әниләр көненә һәм якташ язучыбыз Хәбибуллина Роза Шакировнаның иҗатына багышланган "Җылы оя" исеме астында әдәби кичә үтте. Чарада район үзәгенең актив ветераннары, китапханәчеләр һәм аграр көллият студентлары катнашты.

Бүген Мөслим лицее базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район киңәшмәсе узды. Семинар вакытында БДИ-2018 нәтиҗәләренә анализ ясалды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләнде; ачык дәресләр каралды.

28 нче ноябрь көнне, Үзәк китапханәдә Әниләр көненә һәм якташ язычыбыз Хабибуллина Р.Ш. иҗатына багышланган  “Җылы оя” исеме астында әдәби кичә үтте

Район мәдәният йортында Район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәт коллективы үзешчәннәренең "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" смотр концерты булып узды.

28 нче ноябрь көнне Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә технология укытучыларының “Хәзерге заман дәресе - сыйфатлы һәм эффектлы белем бирү чарасы” дип исемләнгән районкүләм семинары үтте.

Баланны авылы китапханәчесе мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә "Илгә матурлыкны биргән әниләр"дип исемләнгән әниләр көненә әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International