ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2018 ел
җомга

6 декабрь көнне Универсаль спорт залында район үзәге мәктәпләре арасында футбол буенча ярышлар узды.

Мәллә-Тамак авылы китапханәчесе китап укучыларны Гөлсинә Галимуллинаның "Тау җылысы", "Җиләкле тау", "Алтын ачкыч", "Күгәрчен оя корганда", Факил Сафиннын "Гөлҗиhан", Роберт Галиевның "Курай театры" китаплары белән таныштырды.

“Мөслим туган як музее” нда “Ватаныбыз батырлары” көне уңаеннан, Аграр көллияте студентлары өчен кичә булып узды. 

Октябрь авылы китапханәчесе, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, инвалидларга күчтәнәч өләште.

6 декабрь көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре өйдә тәрбияләнгән мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына патронажга бардылар.


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

6 декабрь көнне универсаль спорт залында инвалидлар декадасы кысаларында спартакиада булып узды

Елгабаш авыл китапханәчесе, "Шәфкатьлелек бизи күнелне" акциясе кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары белән Гыйләҗетдинов Мөкатдәрнең өенә бардылар. Акциянең төп максаты: кешелеклелек сыйфатларын арттыру, арабызда булган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата игътибарлык, ихтирамлылык формалаштыру, Гыйләҗетдинов Мөкатдәрне яңа газета-журналлар белән таныштыру булды.  

Начар метеорологик күренешләр: 
2018 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык һәм юлларда бозлавык булачак
 
Аязучан болытлы һава 
Төнлә явым-төшемсез; көндез кар, юеш кар, урыны белән бозлавык.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -8..- 11, аязган вакытта-16º;
көндез максималь һава температурасы -4..-8 .º
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

5 декабрь көнне спорт-массакүләм чаралар дирекциясе белгечләре Түбән Табын коррекция мәктәбендә инвалидлар декадасы кысаларында уен программасы белән булдылар

Традиция буларак, айлык һәм елның 11 ае өчен нәтиҗәләр ясар вакыт  җитте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International