Елгабаш авыл китапханәчесе, "Шәфкатьлелек бизи күнелне" акциясе кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары белән Гыйләҗетдинов Мөкатдәрнең өенә бардылар. Акциянең төп максаты: кешелеклелек сыйфатларын арттыру, арабызда булган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата игътибарлык, ихтирамлылык формалаштыру, Гыйләҗетдинов Мөкатдәрне яңа газета-журналлар белән таныштыру булды.