ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2018 ел
шимбә

   "Шәфкатьлелек бизи куңелне"акциясе кысаларында Каенсаз авыл китапханәчесе икенче группа инвалид Назиров Нияз гаиләсенә барып китапханәгә кайткан яңа китаплар, газета-журналлар белән таныштырды.

2018 елның 4 декабрендә Мөслим үзәк шифаханәсенең хирургия кабинеты шәфкать туташы Фәхразиева Л. Ф. 2 нче сыйныф укучылары алдында «Гигиена һәм сәламәт яшәү рәвеше» темасына лекция белән чыгыш ясады. Лекция Мөслим лицеенда яхшы гадәтләр – зарарлы гадәтләр уен формасында узды.

2018 елның 4 декабрендә " Мөслим район үзәк шифаханәсе» педиатры Хәлилова Г. И.  Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 6б һәм 7а сыйныф укучылары белән «СПИД һәм наркомания» темасына әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә укучылар үзләре дә актив катнашты. Кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар һәм киң таралган һәм куркыныч авыру турында бик күп яңа мәгълүмат алдылар.


7
декабрь, 2018 ел
җомга

   Инвалидлар декадасы уңаеннан "Шәфкатьлелек бизи күңелне” акциясе кысаларында Крәш Шуран авылы китапханәчесе  беренче группа инвалид Зайнагов Радик янына барды һәм күчтәнәчләр тапшырды.

   "Шәфкатьлелек бизи күнелне" акциясе кысасында Елгабаш авыл китапханәчесе Сөләйманова Г. башлангыч сыйныф укучылары белән Гыйләҗетдинов Мөкатдәрнең өенә бардылар. Акциянең төп максаты: кешелеклелек сыйфатларын арттыру, арабызда булган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата игътибарлык, ихтирамлылык формалаштыру, Гыйләҗетдинов Мөкатдәрне яңа газета-журналлар белән таныштыру булды.  

   Инвалидлар декадасы уңаеннан  "Шәфкатьлелек бизи күңелне" исеме астында  Баек авыл китапханәчесе мөмкинлеге  чикләнгән инвалид бала - Рамазанова Гүзәлнең  өйләрендә булып, кызыклы балалар китаплары белән таныштырды һәм күчтәнәчләр  бирде.

   Инвалидлар декадасы уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре иҗтимагый совет, "Маяк" халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге, социаль яклау бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәребез һәм балалар өчен "Могҗизалар кыры" уены үткәрде. Уенчыларга бүләкләрнең иганәчесе булып "Маяк"халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге, социаль яклау бүлеге торды. Залның бизәлеше өчен һәм башка бүләкләр белән иганәчеләр, шәхси эшмәкәрләр Аронова Сәрия, Ахунова Вероника, Галиева Алсу ярдәм итте.

Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы

Гимназия базасында “Тату сыйныф серләре “ республика кокурсының муниципаль туры үтте.Районның 18 мәктәбенең  әти-әниләр комитеты бик матур чыгыш күрсәттеләр.

Видеосәгать " Белергә-димәк яшәргә!"..


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International