Традиция буларак, айлык һәм елның 11 ае өчен нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Ноябрь аенда җирлегебездә 4 бала туган. Шуларның 1се – малай, 3есе – кыз бала. Ел башыннан бу сан 146не тәшкил итә: 63 малай һәм 83 кыз бала. Узган елның ноябренә дә нәкъ шул кадәр бала туган. Бу айда – 23 кеше, ел башыннан 296 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Узган ел белән чагыштырганда 15 кешегә кимрәк үлгән. Ноябрь аенда 5 пар балдаклар алышкан, 2 пар өчен гаилә учагы сүнгән. Ел башыннан 116 пар гаилә корган, ә 49 гаилә таркалган.