Инвалидлар декадасы кысаларында спартакиада.

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

6 декабрь көнне универсаль спорт залында инвалидлар декадасы кысаларында спартакиада булып узды, әлеге спорт чарасын оештыручылар булып мәдәни спорт-массакүләм чаралар дирекциясе тора. Ярышларда төрле яшьтәге спортчылар катнашты. Үзләренең көчләрен һәм активлыгын күрсәтергә Түбән Табын коррекция мәктәбе, картлар йорты, авыл җирлекләре спортчылары килгән иде. Әлеге Спартакиада кысаларында шашка, шахмат, дартс , армрестлинг, шулай ук балалар арасында «Күңелле стартлар» ярышлары узды. Шулай ук спорт ярышлары белән беррәттән концерт та узды, анда кунаклар һәм спортчылар үзләренең талантларын күрсәттеләр. Катнашучылар күңелле хатирәләр, шатлыклы елмаюлар, дуслар белән күрешү мөмкинлеге алдылар. Ә бу, безнең эштә, күпкә мөһимрәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International