2018 елның 10 декабрендә «Мөслим район үзәк шифаханәсенең» актлар залында Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов А. М., баш табиб Мурзаханов Р. А., «Ак Барс Мед» СК Әлмәт филиалы директоры Шулепова А. И., пенсия фонды җитәкчесе Ганиева Ф. У., ветераннар советы рәисе Низамов И. Х., ФСС вәкиле Фатыхова А.А., Мөслим муниципаль районында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге вәкилләре Фатхетдинова Г.Р., Мингалимова Н.Г., дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йорты» директоры Шакирянова Г. Г., ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мөслим муниципаль районындагы «Маяк «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гильмутянова Р.Р., ГКУ ЦЗН Мөслим районы Мөхәммәтҗанов Д. З. катнашында инвалидлар декадасы кысаларында түгәрәк өстәл узды. Инвалидларны, пенсионерларны һәм башка категория гражданнарын медицина белән тәэмин итү, социаль яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Кар бабай" аппликацияләре ясау буенча чара үткәрде.
Үрәзмәт авыл мәдәният йорты үзешчән театр коллективы тамашачылар игътибарына Хәмит Шамкалов пьесасы буенча әзерләнгән "Кайнана" комедиясен тәкъдим итте.
Уку-укыту программасы нигезендә, икенче чиректә Мөслим сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар техник зачетлар тапшырырга тиеш.
Баланлы авыл мәдәният йортында коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан укучылар арасында "Матур яшик, гадел яшик!" дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды.
Мөслим сәнгать мәктәбендә укытучыларның методик эшенә зур игътибар бирелә. Методик совет әгъзалары конкурс-фестивальләргә әзерләнгәндә, ачык дәресләр, мастер-класслар уздырганда укытучыларга зур ярдәм күрсәтәләр.
"Күбәләк" балалар бакчасында Яңа 2019 елга әзерлек эшләре башланып китте. Бүген бакча яны территориясендә кардан сыннар ясадык. Бу күңелле эштә балаларыбызның әти-әниләре дә читтә калмады. Рәхмәт зур итеп!
Яңа Усы авылы китапханәчесе язучы Ринат Мөхәммәдивка 70 яшь тулу уңаеннан, “Яңарыш рухы белән сугарылган әсәрләр” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Түбән Табын коррекция мәктәбе укучылары“Мөслим туган як музее”нда кунакта булдылар
Иске Карамалы авылы "Кояшкай" балалар бакчасында мәктәпкәчә балалар бакчасы оешмалары педагоглары өчен "Мәктәпкәчә белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруның мөһим шарты буларак, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның аң һәм иҗади сәләтләрен үстерү " дигән темага педагогик фикерләр ярминкәсе узды.