Уку-укыту программасы нигезендә, икенче чиректә Мөслим сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар техник зачетлар тапшырырга тиеш. Узган атнада әлеге сынауны тынлы уен кораллары бүлеге укучылары узды. Алар этюд һәм гаммалар уйнап, үзләренең техник осталыкларын исбатлады. Нәтиҗәләр буенча, күпчелек укучыларның техник зачеты уңышлы тапшырылды.