Мөслим сәнгать мәктәбендә укытучыларның методик эшенә зур игътибар бирелә. Методик совет әгъзалары конкурс-фестивальләргә әзерләнгәндә, ачык дәресләр, мастер-класслар уздырганда укытучыларга зур ярдәм күрсәтәләр. Мисал өчен, рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Илшат Ибрагимовның ачык дәресе зур уңыш белән узды. Чарада катнашкан директор урынбасары Румия Деникаева һәм бүлек укытучыларының дәреснең дөрес алгоритм буенча һәм укучылар өчен кызыклы итеп оештырылуын мактап узды.