ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Олы Чакмак авылы китапханәчесе, "Шәфкатьлелек бизи кешене" акциясе кысаларында, "Җылы сүз- җан азыгы" дип исемләнгән чара үткәрде.

«Ләйсән” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар республикакүләмендә үткәрелгән “Бәхет йолдызы” конкурсында 2 номинациядә катнаштылар хәм дәрәҗәле беренче урынга лаек булдылар.

Салиховлар гаиләсе район үзәгендәге балалар бакчалары арасында юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче гаилә командасы «Гаиләгә-төп юл!» конкурсында 1 нче урынны алды.

Район мәктәпләрендә Геройлар көненә багышланган чаралар үтте.

Иске Карамалы авылы "Кояшкай" балалар бакчасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "ТАТМЕДИА" АҖ, "Сәхнә" һәм "Салават күпере" журналлары редакцияләре тарафыннан оештырылган республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Симәк авыл мәдәният йорты директоры мәктәп укучылары белән "Без коррупциягә каршы" исемле тематик әңгәмә үткәрде.

Театр айлыгы һәм район балалар театр коллективлары конкурсы кысаларында Октябрь авыл мәдәният йортының "Балкыш" балалар театр коллективы тамашачылар игътибарына Галимҗан Гыйльманов пьесасы буенча куелган "Кыш бабайда бер бар"спектаклен тәкъдим итте.

Ю.Табын авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә,"Шәфкатьлелек бизи күңелне" акциясе кысаларында, 1 группа инвалидлары - Ахмед абый Валеев, Заһит абый Минһаҗевларның өйләрендә булды, күчтәнәч тапшырды. Балалар концерт номерлары күрсәттеләр.

Метрәй авыл китапханәчесе укучылар һәм авыл яшьләре өчен "Ач шигърият, серләреңне!" исемле түгәрәк өстәл үткәрде. Яңа шигырь китаплары белән таныштырды, якташыбыз Лилия Шәймиеваның яңа китабына күзәтү ясады, шигырьләрен укыды.

Метрәй авыл китапханәчесе, мәдәният йорты белән берлектә, "СПИД - гасыр бәласе!" исемле кичә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International