Яңа Усы авылы китапханәчесе язучы Ринат Мөхәммәдивка 70 яшь тулу уңаеннан, “Яңарыш рухы белән сугарылган әсәрләр” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче китап укучылар белән язучының тормыш үзәгендә булуы, заман сулышын яхшы тоюы, җәмгыять алдында торган үткен, мөһим мәсьәләләрне тормышчан образлар, җанлы характерлар аша оста чагылдыруы хакында фикер алышты.