ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә узган  Гали Акышның тууына 100 ел тулуга багышланган  “Яшьләр фәнни эзләнүдә” VI республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Ринат Низамов 1нче урын (җитәкчесе - Григорьева С.М.), Баек төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Динара Шәйхиева (җитәкчесе -  Садриева Г.М.) һәм Адилә Хаҗиева 3 нче урынга (җитәкчесе -  Латыйпова Л.Т.)  лаек булдылар.


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Культура һәм спорт үзәге "Московский" да "Русская песня - 2018" Республика конкурсының Гала - концерты узды. Анда безнең Михайловка авыл мәдәният йорты "Рябинушка" халык фольклор коллективы катнашып  2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

2018 елның 17 декабрендә “Мөслим район үзәк шифаханәсенә” “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник офтальмология хастаханәсенең” табиб – офтальмологы Усманов Артур Тәлгать улы килде, пациентларны кабул итте һәм   “Шикәр диабетының күзгә зарары” темасы буенча  лекция укыды.

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә "Әти-әниләрнең һөнәрләре" проекты кысаларында балаларны шофер һәм төзүче һөнәрләре белән таныштыру".

"Күбәләк" балалар бакчасы коллективы "Кояшлы ЫК" паркында чаңгыда йөри. Чаңгы шуу-кышкы чорда иң арзан физик активлык төр булып санала. Чаңгыда шуу кешенең физик эмоциональ-психик сәламәтлеге өчен зур файда китерә.иммунитет ныгый, организм кислород белән туена, сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге яхшыра, артериаль кан басымы җайга салына, мускулларның төрле төркемнәренә күнегүләр ясала, бәхет гормоннары эшләп чыгарыла.

Яр Чаллы инде бишенче тапкыр «Социаль ярминкә " коммерцияле булмаган оешмасының хәйрия фестивален үткәрү мәйданчыгы була. Быел ул үзенчәлекле булды, чөнки быел республика фестивале статусын алды һәм анда Зәй, Сарман, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама һәм Актаныш районнарыннан килгән җиде муниципаль оешмадан торган проектлар катнашты.

Баек авылы китапханәчесе Баек башлангыч  сыйныф укучыларына, балалар арасында яңа ел рәсемнәре бәйгесе үткәрде. Бәйгедә җиңүчеләргә кечкенә бүләк тапшырылды.

14 декабрь көнне  Мөслим халкы зарыгып көткән Г.Тукай исемендәге мәктәп мәйданчыгында шугалакны ачу тантанасы булды.

 Районда авыл хуҗалыгы торышына күзәтү

«Балалар-балаларга» проекты кысаларында Лицей укучылары һәм укытучылары мәктәп- интернаты «Батырлар, осталар» дигән спорт-күңел ачу бәйрәме үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International