"Социаль ярминкә-2018».

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

13 декабрьдә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Перспектива» ресурс үзәге «социаль ярминкә проекты координаторы «Социаль ярминкә-2018» коммерцияле булмаган оешмаларның Республика хәйрия фестиваленең зона этабын уздырды. Әлеге чарада безнең район делегациясе дә катнашты, аның составына «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре дә керде! Шунсы сөендерә, үз проекты белән “Мизгел” яшьләр үзәгеннән Әхәтова Нәзилә Данил кызы чыгыш ясады! Һәм югары курсәткечләр курсәтте!

Безнең иганәчебез булып Шайрмурзин Фаит Фоат улы барган иде. Ул безнең проектны хуплады һәм иганәче булырга вагьдә итте! Тагын шуны да әйтеп узарга кирәк, безнең проектыбызны чит районнар  партнерлары да ярдәм кулы сузарга вәгъдә иттеләр. Нәтиҗәдә, проектны 350 мең сумлык 4 бизнес-партнер хуплады!

#Социальярминкә #безмөслимлеләр #Мизгеляшьләрүзәге #мөслимяшьләре 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International