Яр Чаллы шәһәрендә узган Гали Акышның тууына 100 ел тулуга багышланган “Яшьләр фәнни эзләнүдә” VI республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Ринат Низамов 1нче урын (җитәкчесе - Григорьева С.М.), Баек төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Динара Шәйхиева (җитәкчесе - Садриева Г.М.) һәм Адилә Хаҗиева 3 нче урынга (җитәкчесе - Латыйпова Л.Т.) лаек булдылар. Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Айбулат Шәфигуллин (җитәкчесе - Шәфигуллина Н.М.), Мөслим лицееннан Алсу Харисова (җитәкчесе - Латыйпова А.Г.), Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Зилә Биккинина, Гүзәл Җамалова (җитәкчесе - Даутова Г.М.) төрле номинацияләрдә лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр.