Шугалакны ачу тантанасы

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

14 декабрь көнне  Мөслим халкы зарыгып көткән Г.Тукай исемендәге мәктәп мәйданчыгында шугалакны ачу тантанасы булды.Сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары шугалакны төзучеләргә,район башлыгы Рамиль Хәмзә улына рәхмәт әйтүдән башланды.Тантанада Мөслим муниципаль районының аппарат җитәкчесе Ринат Гарипов катнашты. Шугалак ясауда зур булышлык керткән яшь егетебез Галяев Аяз массакүләм культура һәм спорт чаралары дирекциясе рәхмәт хаты һәм медале белән бүләкләнде.Шугалак ачу тантанасы җыр-моң белән үрелеп барды.Шулай ук райондашларыбыз,килгән кунаклар кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйлана алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International